Теләче Информ

"Агролак" ширкәтендә үзара тикшерү үткәрелде.

"Агролак" ширкәтендә язгы кыр эшләренә техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге буенча үзара тикшерү үткәрелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм урындагы белгечләр составындагы комиссия билгеләп үткәнчә, нигездә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына куелган, махсус чистартылган мәйданнарда аларны агрегатлаштыралар, тракторлар ремонтлана, запас частьләр бар. Шулай ук минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллар, орлыклар булдыруга, кадрлар мәсьәләсенә игътибар ителде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: