Теләче Информ

"Синең Сайлау" оператив-профилактик чарасы

18-20 май көннәрендә Теләче, Иске Җөри, Үзәк, Алан урта мәктәбендә балигъ булмаган балалар арасында төркемле җинаятьчелекне кисәтү һәм яшүсмерләр арасында экстремистик идеология үтеп керүне булдырмау максатыннан "Синең сайлау" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрелде.

Әлеге чарада полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы И. Н.  Зиннәтуллин катнашты, мәгариф бүлеге педагог – психологы С. Н. Хаҗипова , балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре М. Ф. Хәнәфиева , яшьләр үзәге директоры Р. Р. Р. Сәйфетдинов, имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча инспектор Шакиров Ф. М., мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Г. Р., мәктәп педагоглары һәм 9-11 сыйныф укучылары. Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: