Теләче Информ

Сугыш чоры яшүсмере

Бүген, ягъни 26 май көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Хәтинә Мостафа кызы Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрикләде.Аңа Россия Федерациясе Президентының тәбрикләү хаты тапшырылды.

Сугыш чоры яшүсмеренә балачактан ук эшләп үсәргә туры килә. "Беренче сыйныфта укыганда ук сука тотып йөрергә туры килде",- дип искә ала бүген Хәтинә әби ул елларны.

Яшүсмер вакытта калхоз фермасында хезмәт куйса, соңрак, Теләче тегү комбинатында эшли. 1974 елда улы Илдар белән Түбән Кама шәһәренә күченеп китә. Анда коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куя. Тырыш, намуслы хезмәте өчен бик күп тапкырлар Мактау грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Улы Илдар мәрхүм булгач, ул кабат туган ягына әйләнеп кайта. Бүген ул энесе Исмәгыйльнең кызы Алсу, кияве Фәрит тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: