Теләче Информ

"Татарстанның бадминтон өметләре"

2018 елның 1 декабрендә Тимершык авылында 2006-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында " Татарстанның бадминтон өметләре» дигән 4 нче этапның финал турнирының зона туры узды. Турнирда 47 яшь бадминтончы катнашты.

Безнең район җыелма командасы составында Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәпләреннән 6 укучы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Хәйретдинов Ибрахим
1 урын – Мөхәммәтшинә Рәзилә
 (Җитәкчеләре  Җаббаров Алмаз Фоат улы).

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: