Теләче Информ

Түбән Кама шәһәрендә кул көрәше буенча Тарарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды

2 ноябрь – 5 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә кул көрәше буенча Тарарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.

Барысы 13 команда, 500 гә якын спортчыны узенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты һәм 1 урынны яулады. 2 урында – Балтач, 3 – Кукмара районы командасы.
   Ярыш нәтиҗәләре буенча:
Гаязетдинов Рәсүл (Югары Кибәхуҗа, 45 кг.) – 3 урын
Хөсәенов Илмир (Алан, 50 кг.) -1 урын;
Зарипов Багир (Теләче, +70 кг.) – 1 урын;
Фаттахова Раилә (Теләче, 70 кг.) – 3 урын;
Иргалиева Фирүзә (Иске Җөри, 70 кг.) – 1 урын;
Котдусов Айнур (Теләче, 55 кг.) – 2 урын;
Зәкиев Динар (Теләче, 75 кг.) – 1 урын;
Хәбирова Гөлфинә (Алан, 65 кг.) – 3 урын;
Гимаев Илназ (Алан, 70 кг.) – 3 урын.
 1 урыннарны яулаган спортсменнар Тубән Новгород шәһәрендэ узачак Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионатында катнашу хокукы алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: