Теләче Информ

Теләчедә ачы туфраклы кырларга кертү өчен доломинт оны җитештерәләр

Доломинт оны туфракка өч айдан соң ук уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлый.

Теләче районының “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте 1990 елда Саба районы берләшмәсеннән аерылып чыга. Оешма күп тармаклы эшчәнлек алып бара. Байтак еллар алар “Карабаян” ярдәмче хуҗалыгына шефлык итә. Агу сиптерү җайланмалары парадын аларның базасында үткәрү матур гадәткә керде. Шәтке авылы биләмәсе янында урнашкан “Шебулат карьере 1980 еллар уртасыннан бирле эшли. “Агрохимсервис” оешмасына караган карьерда 6 кеше хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән районның ачы туфраклы кырларына кертү өчен доломит оны ясала, дип яза район басмасы.

Татарстанның “Агрохим хезмәте” оешмасы һәр биш ел саен кырлардагы туфракның ачылыгын тикшереп, нәтиҗә чыгара. Туфрак бик ачы, ачы, урта һәм нейтраль ачылыкка бүленә икән. Белгечләр куйган норма буенча “Шебулат карьеры”нда җитештерелгән известь оны сибелә. Доломинт оны туфракка өч айдан соң ук уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлый. Бер елдан килеп, Казан белгечләре килеп, нәтиҗә чыгара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белән килешеп, ачы туфракны эшкәртү өчен хуҗалыклар “Агрохимсервис” оешмасына гариза калдыра. Килешү нигезендә быел Әбде ширкәтенең 682,7 гектар басуына 7943 тонна, “Агролак” ширкәтенең 691 гектарына 4656 тонна, “Карабаян”ярдәмче хуҗалыгының 133,1 гектар басуына 909 тонна известь оны кертелгән.

Доломит оны ясауда оператор Фәез Гаязов хезмәт куя. К-7001 тракторында эшләүче Инсаф Вәлиәхмәтов, чимал ташучы Таһир Ярмөхәммәтов, КамАЗ шоферлары Илфат Сәетов, Дамир Нургалиев һәм Мәхмүт Нәбиуллин аны кырга чыгара. Известьне таратуда Хәйдәр Зәкиҗанов һәм Рашат Фатыйхов эшли. Алар тырышлыгы белән быел да район кырларына вакытында доломин оны вакытында кертелеп бетерелде, диде “Агрохимсервис” оешмасы җитәкчелеге.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: