Теләче Информ

Теләчегә президент килде

Бүген, ягъни 11 май көнне районыбызга эшлекле сәфәр белән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Ул ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә очкычтан районыбыздагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Азактан, ул җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең күпъеллык үлән басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, аларның уй-фикерләре белән кызыксынды. Биредә Рөстәм Нургали улы тантаналы шартларда җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең чәчү алдынгыларына кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Президентны басу-кырлардагы эшнең барышы, район тормышы һәм республика программалары нигезендә алып барылучы капиталь ремонт, төзелеш эшләре белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов таныштырды.

Аннары, икенче тукталыш буларак, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка бер ел дәвамында капиталь ремонт үткәрелгән һәм күптән түгел генә май, сыр җитештерелә башлаган  Теләче сөт-май комбинаты тәкъдим ителде. Районыбыз кунакларын Теләче сөт-май комбинаты буенча комбинат директоры Раилә Хисмәтуллина озата йөрде. Аңарчы Рөстәм Миңнеханов комбинатның ишегалдында районыбыз эшмәкәрләре һәм алар тарафыннан җитештерелгән продукция үрнәкләре белән танышты.

Өченче тукталышта - Рөстәм Миңнеханов районыбызда җаваплылыгы чикләнгән “ТопГаз” ширкәте тарфыннан Теләчедә төзеләчәк сыекландырылган газ заводы проекты белән танышты.

 Фәнил Нигъмәтҗанов һәм Эльмира Котдусова фоторепортажлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: