Теләче Информ

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Батарейны тапшыр” акциясе башланып китте

Батареясы бетеп туктаган сәгатькә яңа батарея урнаштыра беләбез анысы. Ә менә искесен кая куярга.

 Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар тонналап эләгә. Бу проблеманы хәл итү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Батарейны тапшыр” акциясе башланып китте. Әлеге чарада әти-әниләр, балалар, бакча эшчеләре бик теләп катнашалар.  Соңыннан тулы контейнерлар утильләштерү үзәкләренә тапшырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: