Теләче Информ

Телевизор отасың килсә, языл!

Олы Мишә авылыннан Рузалия апа Газизова һәм Субаш авылыннан Мария Кузнецова "Татмедиа"ның кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Рузалия апа Газизова әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнаша икән." Узган ел да катнашып карадым, насыйп булгач быел бүләкле дә булдым. Миңа бәйгеләрдә катрнашу ошый. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелегендә мондый бәйгеләр үткәргән өчен рәхмәт, алга таба да оештырсыннар иде" - диде ул. Мария ханым " Ел саен: "Әни кайчан катнашабыз, квитанцияләренең күчермәләрен җибәрик",- дия башлыйлар. Аларга каршы килеп булмый. Быел бишенче тапкыр "Татмедия"ның кызыксындыру бүлегенә лаек булдым"-диде ул.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның икенче ярты еллыгы өчен газета журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Башка еллардагы кебек үк, быелда язылган өчен бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Бәйгедә катнашып сез, мультиварка, электрмясорубка, блендер һәм башка бүләкләр ота аласыз. Төп бүләк- ТЕЛЕВИЗОР.

Бәйгенең төп шарты 2019 елның икенче ярты еллыгының “ТАТМЕДИА” АҖ керүче кимендә өч басмага (аларның бересе һичшиксез, “Теләче” газетасы  булыр дип ышанабыз, алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәсен 2019 елның 20 июленә кадәр оештурычыларга җибәрергә кирәк). Моннан тыш, үз районында иң күп суммага газета-журналларга язылучыга да кызыксындыру бүләге каралган. Хатлар 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Игътибар! Хатта “Акция” сүзен, исемегезне һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Шулай ук квитанция күчермәләрен podpiska@tatmedia.ru . Бүләкләрне уйнату вакыты: 2019 елның 16 августы.
Реклама 16+

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: