Теләче Информ

Тоташ яңгырларга бирешмичә…

Тоташ яуган яңгырлар бер игенче-механизаторларга гына түгел, халык хуҗалыгының башка тамакларында эшләүчеләргә дә тоткарлыклар, өстәмә уңайсызлыклар тудыра.


Әйтик, һава торышының капризларын үз җилкәсендә юл хуҗалыгында эшләүчеләр дә сизелерлек тоя.
Әмма шуңа да карамастан, алар көн аязып торган арада хезмәт урыннарында максималь рәвештә эшләп калырга, сыйфатка хилафлык китермичә, республика, район тарафыннан куелган план-заданиене үтәп барырга тырышалар. Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәрен дә алар матур хезмәт күрсәткечләре белән юлда, хезмәт вахтасында каршылыйлар.
Бу көннәрдә ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филалы (республикада шундый 10 филиал бар) Теләче участогы шоферлары, механизаторлары, эшчеләре Күкчә авылы янәшәсендә урнашкан Казан-Пермь федераль юлының 70-72 чакрымнарында 2,5 чакрым ераклыкта юл салу белән мәшгуль. Яңартылачак әлеге участокта фреза белән юлның өске катламы кырып алына. Бу эштә Казаннан килгән шәһәр яны филиалы эшчеләре зур тырышлык куя. Биредә хезмәт шавы инде 31 июльдә үк башланган. Моннан тыш, участокта юлның нигезен, юл кырыйларын киңәйтү һәм ныгыту эшләре дә алып барыла.  Участок тәмам әзер булгач, асфальт түшәячәкләр. Ул Арча асфальт заводыннан китереләчәк. Шулай ук әлеге участокта тукталышлар да алыштырылачак, күпер ремонты да көтелә.  Бу эш башка подрядчы оешмага йөкләнгән.
Юл төзелешендә башкалар белән беррәттән, Теләче участогы шоферлары - Рәхимҗан Гарифуллин, Зөфәр Гайнетдинов, Руслан Габделхаков, Рөстәм Габдәрәүфов (барысы да “КамАЗ” автомобилендә хезмәт куялар), Рөстәм Шәймәрдәнов (“Газель” дә эшли), Артур Габдриевлар (су савыты куелган “КамАЗ” автомобилен йөртә) җитештерүчән хезмәт куялар. Алдагы атналарда Олы Мәтәскә - Лесной юлына бер чакрым ара асфальт юл салуда да аларның  хезмәте аз кермәгән.
Алга таба Теләчене әйләнеп узучы 6,5 чакрым ераклыктагы юл барлык шартларга туры китерелеп төзекләндерелеп, районыбыз халкына озын-озак хезмәт итәр дигән ышаныч бар. Яз башында әлеге юлның өске өлеше көзгедәй шома халәткә китерелгән иде. Шунысы игътибарга лаек, Казан-Пермь федераль юлының бу өлеше Теләче урамнарын автомобиль хәрәкәтеннән бушата, тыныч итә.  Үзәк урамның бу халәте балаларга да, әти-әниләргә дә бары тик уңайлыклар гына тудыра.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: