Теләче Информ

Волейболчы кызларыбыз Мамадыштан кайтты

12-14 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәренең «Мамадышский» совхозында 2002-2003 елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

 Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Иске Җөри урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.

Барлыгы 15 команда катнашкан әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Байлар Сабасы командасын, Менделеевск командасын 2:0 исәбе белән җиңеп, Буа командасын 2:1 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште. Чирек финалда алар Әтнэ кызларын да 2:0 исәбе белән җиңеп, ярымфиналга чыктылар. Ярымфиналда Кукмара кызларына жинелеп, гомумкоманда урыннары буенча 4 урынга лаек булдылар.

1 урында Сарман

2 урында Мамадыш

3 урында Кукмара

4 урында Телэче районы командалары.

Кызларны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: