Теләче Информ

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНДӘ

Район мәдәният йортында ел саен балалар өчен “Исәнме, Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уза. Быел да 4 гыйнвар көнне балаларның шат тавышыннан мәдәният йорты шау итеп торды.

Сабыйларның күңелен Кыш бабай белән Кар кызы гына күреп калмады. Бәйрәмгә кунак булып Леди Баг белән Супер Кот килгән иде. Аниматорлар балаларны бер генә минут та тик тотмады. Күңелле, хәрәкәтчән уеннар берсен-берсен алыштырып кына торды. Малайлар-кызлар рәхәтләнеп ял итте, чыршы тирәсендә җыр-бию тынып тормады.  Тамашаның иң кызыклы мизгеле - кар бөртекләре явуы булгандыр. Соңыннан лотерея уйнатылды.  Бәйрәмнән бер бала да бүләксез кайтып китмәде.  Әти-әниләр бәйрәмне оештырган район мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтле булып  калды.

Фәридә САФИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: