Теләче Информ

Үзара тикшерү үткәрелде

2019 ел урагы якынлашып килә.

Районыбыз хуҗалыкларында моңа әзерлек инде күптән бара. Бу уңайдан урыннарда ашлык суктыру комбайннары, киптерү җайланмалары  ремонтланды, амбар хуҗалыклары тәртипкә китерелде, чистартылды.
Район хуҗалыкларының яңа 2019 ел урагына әзерлеген тикшерү макстыннан, бүген, ягьни, 18 июль көнне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район белгечләре  тарафыннан үзара тикшерү үткәрелде. Комиссиягә республикабызның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) директоры Марсель Таһиров җитәкчелек итте. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: