Теләче Информ

Зыялы, илһамлы кешеләр бәйрәме

25 март көнне илебез җәмәгатьчелеге мәдәният хезмәтләре көнен билгеләп үтәчәк.

Шушы уңайдан район мәдәният йортында "Мин профессиям белән горурланам" дип исемләнгән зур бәйге булып үтте. Бәйрәм чарасы 17-18 март көннәрендә Кукмарада узган "Созвездие-Йолдызлык -2019" телевизон яшьләр сәнгать фестивалендә катнашкан яшь талантларның чыгышы белән үрелеп барды.

Бәйгедә Алан мәдәният йорты директора Гүзәлия Җамалиева, Югары Мәтәскә авылы клубы мөдире Сәрия Гарипова, Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова, Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фәләхова катнашты Бәйгенең барышы һәм конкурсантларның нинди номинацияләрдә җиңү яулаганнары турында тулырак сез "Теләчедә" газетасының киләсе саннан укып белә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: