Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бер сызгыруы булды, йөгереп килдем инде…”

8 июль көнне илебез җәмәгатьчелеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтте.

 Әлеге уңайдан республикабызда, шул исәптән районда күп төрле чаралар үткәрелде. Мәсәлән, бу көнне “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе  тарафыннан игълан ителгән һәм уңышлы тормышка ашырылып килүче  “Нык гаилә” проекты кысаларында Теләче авылында 65 ел бергә гомер итүче Шәфыйка һәм Хәбир Хәлиловлар, Үзәк бистәсендә 60 ел бергә яшәгән Татьяна һәм  Иван Андреевларга бүләкләр, чәчәкләр, ә Олы Саурыш авылында 60 ел бергә гомер иткән  Хәтирә һәм Әгъләмҗан Әхмәтҗановларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән,  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылды.

Әлеге бүләкләрне ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов белән районның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова тапшырды. Тантаналы чараларда Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков белән Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов та катнашты. Әлеге күркәм бәйрәм белән котлап алар, бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче парларга исәнлек-саулык, бәхетле карлык, бер-берсенең, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев