Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенә әзерлек эшләре турында

Республикада, шул исәптән районда, тулы куәткә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Бу, үз чиратында, агросәнәгать комплексындагы хәлләргә реаль бәя бирергә, әлеге өлкәнең потенциаль үсеш мөмкинлекләрен барларга, ахыр чиктә, әлеге тармакның үсеш стратегиясен әзерләргә ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу быелның 1 июленнән 15...

Республикада, шул исәптән районда, тулы куәткә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Бу, үз чиратында, агросәнәгать комплексындагы хәлләргә реаль бәя бирергә, әлеге өлкәнең потенциаль үсеш мөмкинлекләрен барларга, ахыр чиктә, әлеге тармакның үсеш стратегиясен әзерләргә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу быелның 1 июленнән 15 августына кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз статистлары аңа узган ел ук әзерләнә башлады. Бүген аңа әзерлек этабы төгәлләнде: районыбыз биләмәсе 12 сан алу һәм ике инструкторлык участокларына бүленгән. Инструкторлык участоклары, сан алу документлары сакланачак биналар билгеле. Әлеге кампания барышында транспорт һәм элемтә чараларының да әзерлеге яхшы булу шарт.
Шулай ук районыбыз статистлары шәхси ярдәмче хуҗалыкларның төгәл санын, аларның җир участокларын, терлек саннарын һәм башка матди байлыкларын барлап чыктылар. Соңгы исәпләүләр буенча, бүген районда 48 крестьян-фермер хуҗалыгы, җир кишәрлекләре 4 сутыйдан ким булмаган 5434 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Иң күп объектлар Теләче, Үзәк һәм Иске Җөри авыл җирлекләрендә.
ТР Дәүләт статистикасы комитетының райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Фәйзрахман кызы Садриева әйтүенчә, алга таба инструкторлар һәм сан алучылар сайлап алыначак. Бер сан алучыга якынча 460 объект туры киләчәк. Алар шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси предприятиеләр.
- Бүген безнең алда үзенең төп эш урынын калдырып һәм терлек азыгы әзерләү, бакча казу, чүп утау, җиләк-җимеш, яшелчә җыю, алардан төрле кайнатмалар һәм тозлыклар ясауны "онытып", 65 көн дәвамында үзенең участогында сан алучы кешеләрне табу һәм туплау бурычы тора, - диде әңгәмәбез барышында Галия ханым.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, фермерлардан һәм эшмәкәрләрдән мәгълүматларны электрон вариантта кабул итеп алачаклар. "Планшет" технологиясе узган ел республикада үткәрелгән микро- халык саны алу вакытында үзен бары уңай яктан гына күрсәткән. Беренчедән, мәгълүматларны эшкәртү вакыты кыскарган, икенчедән, анкета төгәл вакытта һәм урында тутырыла. Планшет белән эшләгәндә сан алу формаларында киткән хаталарны тиз арада ачыклау һәм төзәтү мөмкинлеге дә зур. Шулай ук җыелган мәгълүматларның теләсә-кем кулына эләгү ихтималы да бермә-бер кими. "Планшет" технологиясе белән эшләгәндә мәгълүматлар ышанычлы саклана.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X