Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләчелеләр өйдән чыкмыйча гына паспорт рәсмиләштерә алалар

Моның өчен https://www.gosuslugi.ru/ сайтына теркәлергә, порталда тәкъдим ителгән анкетаны тутырырга (сайтның төп битендәге өске почмактагы "Шәхси кабинет" сылтамасы буенча - "Теркәлү процедурасы"на күчәргә) һәм "Шәхси кабинет"ны активлаштыруга код алырга кирәк. Шуннан соң рәсмиләштерү өчен кирәкле хезмәтне сайлау һәм гариза бирү зарур, барлык билгеләрне өстәмә тутырып, аны Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Моның өчен https://www.gosuslugi.ru/ сайтына теркәлергә, порталда тәкъдим ителгән анкетаны тутырырга (сайтның төп битендәге өске почмактагы "Шәхси кабинет" сылтамасы буенча - "Теркәлү процедурасы"на күчәргә) һәм "Шәхси кабинет"ны активлаштыруга код алырга кирәк. Шуннан соң рәсмиләштерү өчен кирәкле хезмәтне сайлау һәм гариза бирү зарур, барлык билгеләрне өстәмә тутырып, аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге миграция пунктына юлларга.
Электрон рәвештә гариза бирү болай кабул итү белән чагыштырганда өстенрәк булып тора. Ул дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү вакытын кыскарта, аларны бер тапкыр баруда алырга мөмкинлек бирә, кәгазь бланкларны тутырырга кирәкми.
Сез www.gosuslugi.ru сайтын файдаланып, документ әйләнешен тиз һәм аралашмый гына алу мөмкинлегенә ия буласыз, өстәвенә вакытны да сарыф итмисез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X