Теләче Информ

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар!

Һәркемгә якын булган 1нче Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Чорлар арты чорлар алмашына, ә Беренче Май безнең өйләргә һәр елны көтеп алынган язның тагын бер якты билгесе – яңарыш буларак килеп керә. Әлеге бәйрәм - барлык хезмәт ияләре өчен бердәмлек һәм теләктәшлек көне. Ул - илне, төбәкне үстерүдә көн саен үзенең хезмәте белән өлеш керткән һәркемнең бәйрәме. Җәмгыятебезнең тормышын тәэмин итүче, матди һәм рухи кыйммәт тудыручы һәр игенчегә, эшчегә, терлекчегә, укытучыга, табибка, хезмәткәргә, эшмәкәргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Әлеге язгы матур көннәр Сезгә күңел күтәренкелеге өстәсен. Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Реклама

Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек, озын гомер телибез. Әлеге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек алып килсен! Барыгызга да уңышлар, тотрыклы тормыш телибез!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: