Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

15 февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне

15 февраль -Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп , бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.

Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнашкан, 260 сугышчы һәлак булган, 233-е инвалид, 546-сы яраланган һәм контузия алып кайткан.

Япь-яшь егетләрнең цинк табутларда кайтарыла башлаган вакытын күпләр яхшы хәтерли әле. Район, авыл саен кайта ул табутлар. Тик бу хәлләргә ышануы гына авыр була. Ә улларын әти-әниләр гомере буе көтеп яши. Әфган сугышы бик күпләрне әле дә йокысыннан саташтырып уята, күпләрнең йөрәгендә мәңгелек яра булып саклана.

Хөрмәтле ветераннар! Илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев