Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь инспекторлар ярышты

Яшь инспекторлар ярышты Бүген, ягьни 28 сентябрь көнне “Батыр” спорт комплексында республикакүлəм “Хəвефсез тəгəрмəч” бəйгесенең район туры булып узды.

Дүрт биремле һəм иҗадый конкурслы бəйгедə җəмгысы 11 яшь юл
инспекторлары командасы көч сынашты.
Ярыш вакытында яшь инспекторларның мəктəптə дəрес вакытында һəм
мəктəптəн тыш чараларда юл йөрү кагыйдəлəрен, тормыш
куркынычсызлыгы нигезлəрен ничек үзлəштерүлəре, велосипедта йөрү
осталыклары һəм беренче ярдəм күрсəтү буенча теоретик белемнəре
тикшерелде.
Кон буе дəвам иткəн киеренке бəйгедə гомуми очколар саны буенча
Телəче урта, Сауш төп һəм Олы Нырсы урта мəктəбе командалары призлы
урыннарны яулады. Аннан соңгы урыннарга Баландыш төп, Олы Мəтəскə,
Олы Мишə, Үзəк, Алан, Шəтке, Югары Кибəхуҗа урта мəктəплəре һəм
Кече Кибəхуҗа төп мəктəбе командалары чыкты.
җади конкурста исə Телəче, Олы Мишə һəм Алан урта мəктəплəре
командаларына тиңнəр булмады.
Җиңүче командаларга Мактау грамоталары һəм истəлек бүлəклəре
тапшырылды. Аларны иялəренə юл хəрəкəте дəүлəт инспекциясенең район
бүлеге җитəкчесе, полиция капитаны Ришат Нəзиров, “Юл хəрəкəте
иминлеге” дəүлəт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге
җитəкчесе Гүзəл Ягъфəрова, район мəгариф бүлеге урынбасары Алия
Сабирова һəм район балаларга өстəмə белем һəм тəрбия үзəге җитəкчесе
Раил Нəҗипов тапшырды.
Ярышта беренче урынга чыккан Телəче урта мəктəбе командасы
укытучылары Рəсип Гатиятов җитəкчелегендə районыбыз данын яклап,
якын көннəрдə республика бəйгесендə чыгыш ясаячак.
Фəнил Гаязов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев