23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме
Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр.
19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен терәк”-дип исемләнде. Әлеге авылдан ике егет - Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев