Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

40 ЕЛДАН АРТЫК ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ...

Вәсимә апа Рәхимова Шәтке авылында туып үсә. Бәхетен читтән эзләми, сыйныфташ егете Васыйл абый белән кавышып, авылдашларына үрнәк булып гомер кичерәләр.

 

Вәсимә апа сигезенче сыйныфны бетерүгә,  хуҗалыкка эшкә керә.  Бертуган апалары янында дуңгыз симертүдә  эшли башлый. Ике елдан  аны сыер саварга күчерәләр. Язмабыз герое 30 ел  буе бер урында сыер сава.  “40 градус температура белән авырганда да фермага  эшкә бара идек. Сыерлар бозылмасын, сөтне яхшы бирсен, дип көнне-төнгә ялгап эшләдек.  Җәй айларында  җәйләүдә дежур тордык. Иртәнге дүрттән соңга калсаң, машина китеп бара, аннары урманга җәяү  менәсең. Җәй айларында хуҗалык биргән чөгендерне дә  эшкәртә идек. Әлеге эштә балалар ярдәм иттеләр. Өйдәге эшне йорттагы кайнанам тәртипләп, эшләп барды”, - диде ул хезмәт белән  узган елларын хәтерендә яңартып.
 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев