Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды

Бүген, ягъни 13 октябрь көнне, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар катнашында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә  Олы Мишә авылы мәдәният йортында узган киңәшмәнең пленар өлешендә агымдагы елның 9 аенда, шул исәптән сентябрь аенда терлекчелек өлкәсендә куелган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.Шулай ук әлеге күмәк сөйләшүдә терлекләрнең,  бигрәк тә яшь терлекләрнең сакланышы, киләсе ел уңышы өчен ашлама туплау, техниканы кышкы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтын башлау кебек көнүзәк мәсьәләләр дә калку күтәрелде. 
Бу темаларны яктыртып, киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. Ә “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Райнур Әхмәтов белән җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте җитәкчесе Атаулла (???) үзләренең хуҗалыкларының еллык эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше Олы Мишә товарлыклы-сөтчелек фермасында, амбар хуҗалыгында һәм техника паркында узды.
Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының алдагыв саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев