Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән матур

Алдагы якшәмбедә республикабыз җәмәгатьчелеге Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көнен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан 8 октябрь көнне Казанда “Казан - Экспо” үзәгендә Уңыш бәйрәме үткәрелде.

Шунысы сөенечле, республикабыз игенчеләре әлеге бәйрәмне бөртекле культуралардан тулаем 5 миллион 300 мең тонна иген уңышы җыеп каршылады. Әлеге матур күрсәткечтә районыбыз игенче-механизаторларының да өлеше аз түгел. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең игенчелек, терлекчелек тармагында һәм башка юнәлешләрдә куйган еллык хезмәтләре турында муниципаль район башлыгы НӘҖИП НӘКЫЙП УЛЫ ХАҖИПОВ белән сөйләштек.

- Нәҗип Нәкыйпович, авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме көзге муллык чорына - басу-кырлар, бакчалар бушап калган, инде киләсе ел уңышына нигез салган, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куйган һәм төзекләндерә башлаган көннәргә туры килә.

- Әңгәмәбезне игенчеләребез хезмәте турында сөйләп башлавыбыз да тикмәгә түгел. Бу иң элек игенчеләрне олыларга, әлеге тармак турында сөйләшү кирәклегенә билгеле бер ишарә. Һәм без аны шулай эшләдек тә. Күптән түгел “Туган авыл” күңел ачу комплексында Агач - җимеше белән, кеше - эше белән матур районыбыз басу-кырларында фидакарь хезмәт куйган игенче-механизаторларны хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Табын артында узган бәйрәмдә алар хөрмәтенә районыбыз үзешчәннәре бик матур концерт программасы күрсәтте, күбесенә дәүләт бүләкләре, акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге уңганнарның уртак тырышлыгы белән 22851 гектар мәйданнан тулаем 68680 тонна икмәк суктырып алынды. Һәр гектардан җыеп алынган уңыш уртача 30,1 центнер тәшкил итә. Чөнки игеннәрне тәрбияләү: вакытында чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү начар оештырылмады, шулай ук күп мәйданнарны вакытында яфрактан тукландыру да үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтте. Язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында басу-кырларда комбайнчылар һәм шоферлар белән еш очрашырга, аралашырга туры килде. Аларның күбесенең намус белән, алны-ялны белмичә, эшеннән ямь табып эшли белүе күңелдә фәкать соклану хисләре генә тудырды. Агач - җимеше белән, кеше - эше белән матур, диелә халкыбыз мәкалендә. Әмма мин игенчелек тармагында файдаланылмаган резервлар да, игенчеләребезнең потенциаль мөмкинлекләре дә бар дип саныйм. Шулай ук күптән түгел районга инвестор буларак аяк баскан һәм ун мең гектар җиргә ия җаваплылыгы чикләнгән “Август” ширкәте дә үз йөзен булдырыр, район икътисадын ныгытуда үз өлешен кертер дигән ышаныч бар. Хәзер авыл кешесе өчен икмәк базарындагы бәяләр бик уңай. Икмәк барысына да баш диелә халкыбыз мәкалендә. Дөнья практикасы күрсәткәнчә, икмәк сатып та әйбәт яшәп була. Аны мул һәм сыйфатлы итеп җитештергәндә, турыдантуры чит илләргә сатарга мөмкин. Кичекмәстән әлеге кәсепкә керешергә, артыннан йөрергә, керемле итеп сату юлларын барларга кирәк. Шуңа күрә дә без 100 мең тонна икмәк үстереп җыеп алуны максат итеп куябыз. Урып-җыю эшләре төгәлләнсә дә, бүген басу-кырларда эш туктамады, механизаторларыбыз җир эшкәртә, кукуруз силосы сала, көнбагыш суга. Җир мәйданнарының 90 % өстән эшкәртелде инде. Боларга өстәп, бүгеннән остаханәләрдә техника ремонтын, ашлама туплау эшен башлап җибәрү зарур.

Тулырак " Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев