Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агач утырттылар

2 май көнне районыбыз да “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды. Хәтер аллеясенә беренче үсентеләрне Теләче район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары утыртты.

Әлеге патриотик хәрәкәт 18 мартта башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион көрәшче истәлегенә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. 

"Бу акция Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән якташларыбызны искә алу мөмкинлеге бирә", — диде акцияда катнашучы район җитәкчеләре. Хәтер бакчасы  Теләче үзәк ял паркында урын алды.   Бүген бирегә Теләче питомнигы үстергән каштан агачларын утырттылар. Еллар узгач бу урындагы  “Хәтер бакчасы” сугыш геройлары турындагы истәлекләрне саклаячак.

Эш барышында барлык иминлек таләпләре үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев