Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агач утырту өмәсендә

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар.

 

Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз айларында районда төрле акөияләр оештырыла. 26 май көнне Сабантуй уза торган мәйданга нарат, акация агачлары утыртылды. Теләче башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков әйтуенчә  агач үсентеләрен Лесной урманчылыгыннан алып кайтканнар. Бу көнне район оешмаларында эшләүчеләр көче белән  3 меңгә якын төп агач утыртылды. Агач утырту барышында барлык саклык чаралары да күрелде, өмәгә райондашларыбыз бер юлы түгел, бүленеп килде.
Агач утыртуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе  Нәҗип Хаҗипов:”Бүген без янә агач утырту өмәсенә җыйналдык, бу агачлар үсеп китәр дип уйлыйбыз. Үсентеләр махсус касеталарда үстерелгән. 10-15 елдан соң, без утырткан агачлар үсеп, урман булып, Сабантуй мәйданына ямь биреп, кешене җәлеп итеп утырыр. Катнашучларга зур рәхмәт”,-диде ул.
 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев