Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агачлар һәм чәчәкләр патшалыгында

Нәни генә орлыкладан үсентеләр шытып, шулар урман, чәчәк түтәлләре була - моны могҗиза димичә ни дисең! Бер могҗиза да үзеннән-үзе генә тумый, әлбәттә.

Бу сабырлык сорый торган хезмәт, нәтиҗәсен күрү өчен дистә еллар көтәргә кирәк. Үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп таныганда гына язмышыңны, хезмәтеңне агачлар, чәчәкләр үстерергә, кыскасы, матурлык тудырырга бәйләп була торгандыр. Агачлар һәм чәчәкләр дигәннән, тагын бер кат Теләче авылында урнашкан “Теләче” үсемлекләр (декоратив агачлар, чәчәкләр) питомнигында булып, матурлык белән хозурланып, биредә эшләүчеләрнең тырышлыкларына сокланып кайттым әле. Питомникта аллы-гөлле төсләргә чумып, җанны иркәләп үсеп утыручы декоратив агачларга һәм чәчәкләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Бу очракта табигать үзе рәссам дими ни дисең инде?!

2015 елда оешып һәм шул елны арендага алынган 5 гектар җирдә тәүге агачлар утыртылган питомникны учредительләр, үз эшләренең осталары Наил Гарифуллин белән Фоат Галәветдиновлар җитәкли. Шунысы игътибарга лаек, питомник елдан-ел үсә, ныгый һәм камилләшә бара. Моннан биш ел элек арендага алынган биш гектар җирне алар 2018 елда, былтыр шуңа өстәп кабат биш гектар җир кишәрлеген үз милекләре итүгә ирешкәннәр. Боларына өстәп, алар быел икенче урында, ягъни Казан юлы өстендә 16 гектар җирне рәсмиләштереп куя алганнар.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X