Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җәй - мәшәкатьләр чоры

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, «Әхмәтова Г.Ф.», «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан» ширкәтендә һәм «Шәрипов Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, терлекчелек тармагындагы эшнең торышы һәм терлек азыгы әзерләү эшенең барышы белән танышты.

Бүген равйон авыл хуҗалыгы предприятияләре 75,1 тонна сөт җитештерә. Бу узган елгы шушы чор күрсәткече белән чагыштырганда 106 % ка күбрәк. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә  21.7 килограммга туры килә.

Иң күп көнлек савым «Алан» акционерлык җәмгыятендә. Әлеге хуҗалык уңганнары һәр сыердан 30,1 килограмм сөт савып алуга ирешә.

Хуҗалыклардагы йөреш турында тулырак «Теләче» газетасыннан укып белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев