“Ак калфак”лы милләтемнең күңел хәзинәләре
Безнең “Ак калфак” оешмасының максаты - үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпъеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру; тегү, чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү.
Олы Мишә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенең “Ядкәр” фольклор ансамбле (җитәкчесе Рузалия Газизова) бу өлкәдә бик күп эшләр башкара.
2010 нчы елда чишмә тирәләрен җыештырып, чәчәкләр утыртып матурлап, гореф-гадәтләрне саклау максатыннан “Очраштыра, күрештерә, таныштыра аулак өй” исемле кич утыру күренеше оештырып эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Чишмә башыннан башланып киткән әлеге күренеш авылыбызның моңлы сандугачы, сәхнәбез ветераны – Фирая апа Имамиева хуҗалыгында дәвам итте. Милли ризыклар белән әзерләнгән мул табында мәтрүшкәле чәй эчтек һәм кул эшләреннән мастер-класслар күрсәттек, милли уеннарны барлап, әсәрләрдән өзекләр укыдык.
Күпъеллык кыйммәтләрне торгызу максаты белән китапханәгә җыелып үзебезгә алъяпкыч, яулыклар чигәбез. Ел саен сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән, ветеран хезмәттәшләребезне юбилейлары белән, авылдашларны календарь бәйрәмнәр белән котлаулар матур гадәткә кереп китте.
Район һәм авыл Сабантуйларында кунаклар каршылау, осталык дәресләре күрсәтү, солдат озату, килен төшерү кебек эшләрдә дә активлык күрсәтә “Ак калфак”лылар. Авыл җирлегендә узган һәр мәдәни чара безнең “Ядкәр” ансамбленнән башка узмый дисәк бер дә ялгыш булмас. ке ел рәттән Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узучы районның отчет концертында кул эшләрен күргәзмәгә куеп, уңышлы чыгыш ясыйбыз.
Фестиваль, бәйгеләрдә катнашабыз. 2024 нче елда ансамблебез Таһир Якупов исемендәге “Карачтау авылы көйләре” дип исемләнгән II Бөтенроссия җыр фестивалендә Лауреат булып танылды.
Гуманитар ярдәм әзерләүдә дә безнең ансамбль читтә калмый. Пилмән ясау, токмач кисү кебек эшләрне бик теләп башкарабыз. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә йөрәк җылыбызны кушып носки-бияләйләр бәйлибез, шифалы үләннәр киптереп чәйләр әзерлибез.
Июнь аенда районыбызда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булып узды. Баландыш авыл җирлегенә килгән утырыш делегатларына “Печән өсте” күренешен күрсәттек, җырлы - биюле уеннар уйнап күңелле ял оештырдык.
Газизова Рузалия, Олы Мишә авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев