Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Актив тормыш алып бара

Олы Мирәтәк авылында туып үскән егетне хуҗалыкта эшләп йөргән җиреннән сугышка алалар.

Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Сугыш кырында төрле танклар белән идарә итә. Бу көннәрдә Олы Нырсы авылында яшәүче 94 яшьлек ветеран Писарев Алексей Иванович бакчада кайнаша. Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып барган ветеран, бүген дә иртәләрен физкультурадан башлый. Алексей Иванович кышын тимераякта шуарга, җәен мотоциклда йөрергә яраткан. Ветеранның дүрт кызы, җиде оныгы, унбер оныкчыгы бар. Ел саен алар Җиңү бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Быел зур бәйрәмне аз гына арткарак күчереп, үзизоляция тәмамлангач бәйрәм итәргә исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев