Активлык күрсәтәләр
Территориаль сайлау комисиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 июнь көнне кичке сәгать сигезгә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау яшендә булган райондашларыбызның 73,5 проценты үз тавышларын биргән.
29 июнь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлекләренең сайлау участокларында булды. Алар тавыш бирү барышы белән таныштылар, сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралаштылар. Айдар, Баландыш, Үзәк, Шәтке һәм Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа җирлекләренең сайлаучылары аеруча активлык күрсәтә.
Эльмира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев