Теләче Информ

Активлык күрсәтәләр

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен районыбызда сайлау участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Тавыш бирүнең рәсми көне – 1 июль.   Районда бер территориаль комиссия һәм 27 участок сайлау комиссиясендә 164 комиссия әгъзасы  эшли. Район буенча 10 мең 813 сайлаучы теркәлгән. Иң зур сайлау участогы 1 мең кешедән артып киткән район мәдәният йортында урнашкан 2668 номерлы һәм  “Батыр” спорт комплексында урын алган 2670 номерлы сайлау участоклары. 

28   июнь көнне  район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин  Әбде, Айдар, Олы Нырсы, Шәтке һәм Үзәк авылы җирлекләренең сайлау участокларында булды. Алар тавыш бирү барышы белән таныштылар, сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралаштылар.

Реклама

Эльмира Әхмәтҗанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: