Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар хезмәтләре белән матур

Бүген, ягъни 25 сентябрь көнне “Туган авыл” күңе ачу комплексында быелгы урак батырларын тәбрикләү тантанасы булды.

 

Биредә аларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасының мөхтәрәм ветераны, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры Дамир Каюмов тәбрикләде. 

Мул табыннар артында узган бәйрәмдә алар адресына җитәкчеләребез тарафыннан җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылса, үзешчән артистларыбыз алар хөрмәтенә үзләренең иң матур җыр-биюләрен башкарды, шигъри аһәңнәр җиткерде. Аңа кадәр бәйрәмнең кадерле кунакларына  җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәте комбайнчысы Ренат Гатауллин белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте комбайнчысы Фәнис Миннебаев тарафыннан яңа уңыштан пешерелгән икмәк тапшырылды.

Бу турыда тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев