Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алданмагыз, алдыйлар

Райондашларыбызның кырыкалдарлар тарафыннан алдану очраклары ешаюы турында быел 13 март көнне генә язып чыккан иде. Инде шуннан соң әлеге җинаять төренең тагын 9 очрагы теркәлгән. Узган ел кырыкалдарлар тарафыннан ел буена ике җинаять теркәлгән булса, быел бу күрсәткеч өч айда 12 гә җитте.

Район эчке эшләр бүлегенең эчке хезмәт капитаны Ләйлә Гайнетдинова әйтүенчә, күпчелек Интернет битләрендә урнаштырылган белдерүләр, сылтамалар, клон-битләр аша алдана. Элек күбрәк кырыкалдарлар тозагына өлкән буын кешеләр төшсә, хәзер яшьләр дә еш алдана. Күпчелекне кәкре каенга “Авито” сайты аша териләр. Мисал өчен, 27 март көнне А. авылында яшәүче Х. “Авито” сайтына тегермән сатуы турында белдерү элә. Сатып алучы - кырыкалдар сайтта күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, тегермәнне сатып алырга теләге барлыгын белдерә, акча күчерәчәге турында әйтә. Акча күчердем дип ялган смс-хәбәр җибәрә. Синең картага акча керсен өчен банк картаңда акчаң булу шарт ди. Тегермән сатучы танышыннан әҗәткә акча алып, кырыкалдар әмере белән үзенең банк картасына акча сала. Кырыкалдарның колына әверелгән сатучы акча салганда банк картасының реквизитларын әйтә. Шул мизгелдә үк кырыкалдар “Мобиль банк” аша сатучының 76 мең акчасын урлый.

 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев