Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдынгылар бүләкләр алды

Бүген, ягъни 8 август көнне, Теләче болынында урнашкан стадионда, Физкультурачылар көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

 Тантаналы чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм спортчыларыбызны, шушы өлкәдә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Аның тарафыннан районда физкультура һәм спортны үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, төрле ведомстволарның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-моңнары, аһәңле шигырьләре белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең икенче яртысында оешма-предприятиеләрдә эшләүче райондашларыбыз ГТО нормативлары тапшыды. Алар үзләрен граната ыргыту, пневматик мылтыктан ату, җирдән этенү, турникта тартылу, вакытка йөгерү кебек төрләрдә сынадылар. Мәйданчыкларда исә яшьләр, укучы яшьләр волейбол, футбол уйнады.
Болар хакнда тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.


Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев