Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җанлы әңгәмә корды

8 май көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”,” Теләче Агро” һәм “Агролак” ширкәте басу-кырларында булып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, игенче-механизаторлар белән җанлы әңгәмә корды һәм өч көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторларга акчалата премия сертификатлары тапшырды.

Моннан тыш, алар җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре базасында төзелә башлаган терлек азыгы ясау үзәкләре белән таныштылар.
Районыбыз хуҗалыкларындагы язгы кыр эшләренең барышы һәм җитәкчеләр белән игенче-механизаторларның уй-фикерләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев