Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ат сынлы кубок Шәткегә китте

Мәгълүм булганча, сентябрь аеннан башлап, районда терлекчелек өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче хуҗалыкка мактаулы ат сынлы кубок бирелә башлады.

Сентябрь ае нәтиҗәләре өчен аңа җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте терлекчеләре лаек булса, октябрь аенда исә аңа лаек дип, җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте хезмәтчәннәре табылды.
Ат сынлы кубок муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан әлеге ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка 12 октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә, аның да Казаклар авылы клубында узган пленар өлешендә тапшырылды.
Эш күрсәткечләре ким булган, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда чигенеп эшләүче хуҗалыкка ташбака сынлы кубок 2020 елның гыйнварыннан бирелә башлаячак.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев