Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл халкының ризалыгы алынды

Бүген, ягъни 1 декабрь көнне Үзәк мәдәният йортында авыл халкының үзара салым җыюга бәйле халыкның ризалыгын алуга багышланган җыен үткәрелде.

Бу бистәдә үзара салым темасына багышлап үткәрелүче  икенче җыен. Аның беренчесе, кичә, 30 ноябрьдә шул ук мәдәният йортында узган иде. Авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җитәкчелегендә узган җыенда үзәклеләр 500 сум үзара салым акчасы җыярга килешенделәр һәм әлеге карарны яклап бердәм тавыш бирделәр.
Авыл җыенында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.
Үзәк бистәсендә узган “Авыл җыены” турында тулырак “Теләче” газетасында укырга мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев