Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аягүрә басып алкышладылар

Бүген, ягъни 22 февраль көнне, район мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Эш күрсәткән ирне ил онытмас, эштә булган корыч тутыкмас” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып үтте.

Иң элек бәйрәм тамашасына килгән ир-егетләребезне һәм башка райондашларыбызны әлеге истәлекле һәм тарихи яктан әһәмияткә ия булган бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән, илебездә кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчыларга рәхмәт белдерде.  Концерт барышында Ватан азатлыгы, бүгенге тыныч тормыш өчен һәлак булганннарның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Концерт исә үзе бер сулышта каралды. Биредә өлкәннәр белән беррәттән, нәни артистлар да лаеклы һәм бик үзенчәлекле чыгыш ясады.Нәфис сүз осталары - Сәит Кәримов, Камил Галимбәков, Ислам Мараков, җырчы егет Солтан Солтанов, “Нур” триосы егетләре шундыйлардан. Ә Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр башкаруындагы “Комбат” җырын тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.

Хәер, бәйрәм концерты турында барысын да язып, сөйләп бетермик әле. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев