Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Башкаларныкына охшамаган концерт

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале кысаларында 24 февраль көнне Айдар авылы мәдәният йортында жюри һәм тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән концерт башкаларныкына бөтенләй дә охшамаган, үзенчәлекле, кабатланмас булуы белән аерылып тора.

Кыска, җыйнак, әмма  эченә бик күп мәгънә һәм темалар салынган концертта Айдар һәм Субаш авылларының олысы да, кечесе дә актив катнашты. Яшь биючеләр тарафыннан башкарылган “Дошман һөҗүме” композициясе, “Җиңү” флешмобы, “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле тарафыннан күрсәтелгән “Сугыш чоры балалары без” дип исемләнгән инценировка аеруча истә калырлык булды. Әлеге күренешләрне тамаша кылганда ирексездән күзгә яшьләр килде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов белдергәнчә,  калган үзешчәннәрне дә уңайсыз хәлгә куясы килми, башка номерлар да һәркайсы үз урынында, югары башкару осталыгына ия булды. Айдарлыларның сәхнә бизәлеше дә артык бизәкләргә, чәчәк-чукларга төрелмичә, күңел биреп, зәвыклы һәм затлы итеп эшләнгән иде.
Айдар авылы мәдәният йортында узган  фестиваль концерты турында тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев