Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Башкарыласы эшләр өчен тавыш бирәләр

Бүген Теләче җирлегендә яшәүчеләр (җирлеккә Теләче, Ачы, Екатериновка авыллары керә) референдумда 2020 елга тәгаенләнгән үзара салым акчасын хуплап тавыш бирә. Быел планлаштырылган эшләргә халыкның ризалыгын алу формасына беркадәр үзгәрешләр кертелде. Быел үзара салым буенча референдум халык саны 3 меңнән арткан Теләче авылында һәм җирлеккә кергән Ачы, Екатериновка авылларында гына үткәрелә. Авылларда исә халыкның ризалыгы ноябрь азагында, декабрь башында узган җыеннарда алынды.

 

Теләче авылында тавыш бирү урыннары - сайлау участоклары иртәнге җидедә үк эшли башлады. Мәсәлән, алар Теләче урта мәктәбендә, “Батыр” спорт комплексы һәм Теләче мәдәният йортында урнашкан. Ачыда исә ул авыл клубында урын алган. Тавыш бирүдә авыл халкы аеруча иртәнге сигезләрдә активлашты. Теләче мәдәният йортында урнашкан 2668 номерлы сайлау участогында 9.30 сәгатьтә меңнән артык  теләчеле тавыш биреп өлгергән иде. Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Фаягөл Имамиева әйтүенчә, тавыш бирүнең иң актив вакыты 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр туры килә икән. Алдагы сәгатьтләрдә муниципаль район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән аның урынбасары Айрат Фәтхуллинның тавыш биргәннәренең шаһиты булдым.

Үзара салым җыюның нәтиҗәсе урамнарга чыгуга күренә. Шунысы сөенечле, халыкның үз акчасы белән төзекләндерүләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Халык та бу мәсьәләгә уңай карый.

Кашафетдин Шәмсетдинов, Теләче авылы: 

  • Референдумда теләп катнашам һәм әлеге карарны яклап тавыш бирәм. Үзара салым акчасына Теләче күп эшләр башкарыла. Әлләни ерак китәсе түгел, узган ел янәшәдә генә урнашкан зират капка- коймаларын яңарттылар, карт агачларны кисеп, җыештырып пөхтәләп куйдылар.

  • Ирек Гайнуллин, Теләче авылы:

  • Яшь гаилә буларак шуны билгеләп үтәсем килә: узган үзара салым акчасына Теләче паркында балалар өчен мәйданчык төзелде. Хәзер аннан балалар шау-шуы тынмый. Эш урынымнан ерак булмаган әлеге мәйданчыкка без дә гаиләбез белән еш киләбез.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев