Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батыр якташыбыз истәлегенә

Бүген, ягъни 1 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында интернационалист-сугышчы Миңнегали Ногуманов истәлегенә 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Көн буе дәвам иткән киеренке ярышларны тантаналы шартларда  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында әлеге традицион ярышларның үсеп килүче буынны  тәрбияләүдә зур әһәмияткә булуын әйтеп, тренерларга рәхмәт белдереп, яшь көрәшчеләребезгә матур. имин көрәш теләде.
 Шулай ук 26 тапкыр үткәрелүче мәртәбәле көрәш ярышының ачылыш тантанасында яшьләребезгә Миңнегали Ногумановның бертуган абыйсы,  шулай ук үзенең хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән Мөнир Ногуманов белән район Әфган сугышы ветераннары берлеге рәисе Айдар Галимҗановның да әйтер сүзләре бар иде. Рәсми чыгышлар, көрәш алышлары Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларынның концерт номерлары белән чиратлаштырылып алып барылды.
Мавыктыргыч ярышны олысы да, кечесе дә яратып карады. Аны үткәрүдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе педколлективы, химаячылар үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Азактан шәхси беренчелектә һәм командадар беренчелегендә җиңүчеләрне район җитәкчелеге белән Миңнегали Ногумановның бертуганнары тәбрикләде. Командалар беленчелгендә призлы урыннарны Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри һәм Үзк урта мәктәбе командалары яулады.
Батыр якташыбыз истәлегенә узган көрәш ярышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев