Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек

Бөек Җиңү көне.

Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып һәйкәлләргә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куела.  Быелгы  Җиңү бәйрәме  махсус режимда, аз кешеләр катнашында гына узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары   Теләченең Мәңгелек ут янындагы обелискка һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды.  Бу көнне оешма җитәкчеләре һәм анда  эшләүче хезмәткәрләр, район халкы  да  безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарны хөрмәтләде.  Обелиск алды тере чәчәкләргә күмелде. Бик күпләребезгә таныш эшмәкәр, химаячы район тормышында актив  кайнашучы    Рифкать Шәфыйков борынгы мотоциклларга  утырып, солдат киеменнән Теләче авылы  һәм район  буйлап, райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәде.
 Чарадан Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X