Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер тапкыр күрү хәерле

Бүген, ягъни 25 август көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте Хәбир Фәсхетдинов һәм ширкәт белгечләре Айдар Кәримов, Артур Хисамиев белән берлектә Мамадыш районының Рифат Мотыйгуллин җитәкчелегендәге “Азык-төлек корпорациясе”нең терлекчелек комплексында булып, биредәге эшнең оештырылышы һәм азык әзерләү үзәгенең эш тәртибе белән танышып кайттылар.

Районның Түбән Ушма авылына урнашкан терлек азыгы әзерләү үзәгендә хәзер 30 мең  баш терлек өчен (шуның 25 меңе үзләренеке булса, 5 меңе башка хуҗалыклар, ягъни алар әзерләгән азыкны сатып алучыларныкы) һәр көнне 500 тонна терлек азыгы әзерләнә. Биредә көн дә 10 кеше хезмәт куя.

Терлекчелек буенча генераль директор урынбасары Илнур Фатыйхов белдергәнчә, 25 мең терлекнең 4900 е савым сыеры. Аларның һәркайсыннан көнгә 35 килограмм сөт савып алына. Корпорация  58 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә ия. Биредә күпъеллык, берьеллык үләннәр һәм кукуруз белән беррәттән, бөртеклеләр дә иркен, мул игелә. Алардан ел ярым дәвамында ашатырлык терлек азыгы әзерләнә. Азыкның сыйфатына таләпләр бик югары.


Беренче чиратта, аланлыларны, азык әзерләү үзәгенең эш тәртибе кызыксындырды. Ник дигәндә, әлеге ширкәт базасында яңа терлек азыгы әзерләү үзәге төзелеп тәмамлану алдында. Бик тиздән биредә терлек азыгы әзерләнә башлаячак. Төзелеш эшләре 30 миллион сумга төшкән үзәкне төзеп кую беренчел бурыч булса, алга аны нәтиҗәле эшләтү -  икенчел бурыч. Моның өчен биредә эшләү өчен әзерлекле кадрлар булу да шарт. 

Болар турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан таныша аласыз.
 

Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев