Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче булып төгәлләделәр

Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә язгы кыр эшләре бара.

Мисал өчен, 11 май көнне җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Сауш бүлекчәсе механизаторлары районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны чәчүне төгәлләде. Үзәк бүлекчәсендә бөртекле культураларны чәчү эше  бүген - иртәгә тәмамланачак. 
Бу эштә игенче-механизаторлар - Әнәс Имаметдинов белән Салават Зәйнетдинов, чәчүчеләр Юлдаш Шәрипов белән Илнар Сәйфетдинов, яшь буын вәкилләре - Илназ Хөсәенов, Саба аграр көллияте студентлары Рөстәм Зәйнуллин белән Айнур  Зәйнетдиновлар,  ашлама чыгаручы “КамАЗ” шоферлары Зөфәр Гарифуллин белән Тимур Закиров, Т-40 тракторы белән ашлама чыгарган Гамир Шәйдуллин, җир эшкәртүдә катнашкан бертуганнар Нотфулла һәм Хөснулла Шәйдуллиннар, Илшат Зәйнуллин, (Дмитрий Новиков рәсемдә), Рәфит Сәхипов һәм  Фәргать Исмәгыйлевларның өлеше гаять зур булган.  
Бүген бүлекчә механизаторлары кукуруз һәм көнбагыш ккультураларын чәчәргә керештеләр. Бүлекчәнең баш агрономы Фәрит Гарифуллин  әйтүенчә, биредә кукуруз - 300, көнбагыш - 200 гектар мәйданда игеләчәк.
Җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Сауш бүлекчәсендәге  язгы кыр эшләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев