Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче коймак төерле түгел...

1 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестиваленең тәүге концерты булып үтте.

 Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 498  номерлы карары нигезендә үткәрелә. 
 Аланда узган тәүге концерт зур әзерлек белән, бик оешкан төстә һәм тамашачыларның зур алкышлары белән узды. Концерт залы тамашачылар белән тулы иде. Кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын булмады. Берәүгә дә сер түгел, нинди генә фестиваль булмасын, аны беренче булып башлап җибәрү  кем өчен дә авыр. Аланлылар очрагында һич кенә дә беренче коймак төерле булды дип әйтеп булмый.
Театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барылган концертта  Алан урта мәктәбе, Алан балалар бакчасы коллективлары, Күкчә, Балыклы һәм Алан авылы үзешчәннәре актив катнашты. Концерт бер сулыш белән тамаша кылынды.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары
Барлык фотоларны карый аласыз tulachi.ru/photo/berenche-koymak-terle-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев