Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беръюлы - ике китап дөнья күрде

Шушы көннәрдә районыбызның үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган ике китап дөнья күрде.

Аның беренчесе -  “Алар сугыштан  җиңү белән кайтты” дип исемләнсә, икенчесе - “Тарих битләрендә - Теләчем” дип атала. Китапның беренчесе - районыбызның Хәтер китабы буларак, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызның, сугыштан исән-сау кайткан ветераннарның якыннарына адресланса, икенчесе -  Теләче төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше, сугыш һәм тыл ветераннары, гади хезмәт кешеләре турында. Китапның беренчесен - 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Черепанов белән берлектә район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев төзесә, икенчесе районыбыз китапханәчеләре хезмәте. Әлеге китаплар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кебек күренекле даталарга зур бүләк булды.

Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев