Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш вакытлы намазның өзелгәне юк

Бүген, ягъни, 8 декабрь көнне Иске Җөри авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде.

Мәчетнең үзендә узган чарада муиниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары һәм шушы авыл тумасы Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин, авыл халкы һәм районыбыз имамнары катнашты.
Районыбыз имам-мөхтәсибе, республикабызның Төньяк төбәге казые Исмәгыйль Фәләхиев  алып барган истәлекле чарада Иске Җөри авылы халкын әлеге күренекле дата белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Моннан тыш, ул мәчеткә, мәчетнең материаль-техник базасын ныгытуда, аны карап-тәрбияләп торуда һәм халыкны дини агарту эшендә үз өлешен керткән аерым шәхесләргә бүләкләр дә тапшырды. Шулай әлеге туган авылы мәчетен күркәм дата белән котлап, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары-территорияләр белән эшләү Идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов та бүләкләр җибәрергә онытмаган.
Рәсми чыгышлар тәмам булгач, Иске Җөри авылы мәчетенең туган көне мул сыйлы табын артында дәвам итте. Бирегә килүчеләр Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тарафыннан сөйләнгән вәгазьләрне тыңлап хозурланды. Чара бердәм булып укылган өйлә намазы белән төгәлләнде.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саннын укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X