Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Булдыклы егет

Саба районының Урта Саба авылында туып үскән Айнур Ибраһимов быелгы уракта районыбызның “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.

Егет “МагДон” комбайны белән күпьеллык үләннәрне, игеннәрне теземнәргә сала. Булганнан бар да була дигәндәй, соңгы өч көндәге хезмәт күрсәткечләре буенча Айнур алдынгы комбанчылар сафына чыкты һәм район хакимияте тарафыннан булдырылган кызыксындыру премиясе сертификатына лаек булды. Аны Айнурга район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.
Айнур быел Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Бик тиздән ул Казан мәктәпләренең берсендә (полингваль мәктәптә) балалар укыта башлаячак. Аңа киләчәк тормышында һәм хезмәт юлында уңышлар теләп калабыз.
 

Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев