Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чиксез рәхмәтләр белән тулы тамаша

Бүген, ягъни, 24 ноябрь көнне Теләче мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы булып үтте.

Тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан әниләребез адресына мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде, үзешчән артистларыбыз исә алар хөрмәтенә матур җырлар башкардылар, дәртле биюләр биеделәр, аһәңле итеп шигырьләр сөйләделәр. 
Бәйрәмдә тантаналы шартларда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан быел туган сабыйларның әниләренә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы һәм аның барышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев